Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләргә “Динамо” спорт оешмасыннан бүләкләр

3 сентябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров районыбызның спорт оешмасы хезмәткәрләре һәм эчке эшләр бүлеге вәкилләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, ТР "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте" Иҗтимагый дәүләт оешмасы Советы рәисе киңәшчесе Ольга Павлова катнашты. Линар Закиров очрашуга килгән халыкны шәһәр...

3 сентябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров районыбызның спорт оешмасы хезмәткәрләре һәм эчке эшләр бүлеге вәкилләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, ТР "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте" Иҗтимагый дәүләт оешмасы Советы рәисе киңәшчесе Ольга Павлова катнашты.

Линар Закиров очрашуга килгән халыкны шәһәр һәм районда барган эшләр, киләчәкккә куелган планнар белән таныштырды. Аннары чараның төп өлешенә күчтеләр.

ТР "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте" бүлеге начальнигы Равил Фазылҗанов спорт оешмасы һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә югары дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырды. Әлеге бүләкләргә 1 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владислав Крюков, пауэрлифтинг буенча Россия спорт мастеры, 2016 елда дөнья беренчелеге җиңүчесе Алинә Дәүләтшина, Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Павел Маликов лаек булды. Моннан тыш, спортчыларга "Динамо" оешмасының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары да тапшырдылар. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закировка Россия хәрби сәнгатенең бер төре булган тхэквандо дөнья чемпионаты медальләре тапшырылды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: