Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр «Урманны саклыйк " Бөтенроссия акциясенә кушылдылар»

Бөгелмәдә «Экология» милли проектына ярдәм йөзеннән «Урманны саклыйк»дигән Урман утырту акциясе узды. Соколка тавының төзекләндерелгән территориясе янында 150дән артык ылыслы һәм яфраклы токым үсентесе утыртылды.

Акциядә районның дәүләт, муниципаль структуралары һәм ведомстволары, иҗтимагый һәм яшьләр берләшмәләре, төрле оешмалар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк» традицион Бөтенроссия акциясе 26 августта Камчатка шәһәрендә старт алды. Быел барлыгы 40 миллион агач утырту планлаштырыла. Утырту нокталарын карарга һәм акциядә үз регионында теркәлергә мөмкин.

Акция Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы һәм Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте тарафыннан «Экология» милли проекты кысаларында «ГХФ яшьләре»ярдәме белән оештырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: