Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр уңайлы җирлектә яшәргә лаек

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров торак төзелеше эшенең барышын һәр чәршәмбе тикшереп тора. Гадәттәгечә, 2 ноябрь көнне ул төзелеш барган өч объектны карап чыкты. Болар - Циолковский урамында төзелеп килүче биш катлы йорт, реконструкция башланган "Юность" бассейны һәм "Факел" спорт комплексында янында төзелүче "Көрәш сарае". Циолковский урамындагы...

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров торак төзелеше эшенең барышын һәр чәршәмбе тикшереп тора. Гадәттәгечә, 2 ноябрь көнне ул төзелеш барган өч объектны карап чыкты. Болар - Циолковский урамында төзелеп килүче биш катлы йорт, реконструкция башланган "Юность" бассейны һәм "Факел" спорт комплексында янында төзелүче "Көрәш сарае".

Циолковский урамындагы 50 фатирлы йорт 2015 елның июнь аенда төзелә башлады. Биредән Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм социаль ипотека программасы нигезендә торак алырга теләк белдерүче бөгелмәлеләр фатир көтә.

- Йорт инде төзелеп бетте, хәзерге вакытта аның фасадын ясыйбыз, эчке якта штукатурка эшләре бара. Бүгенге көндә йорт 92 процентка әзер. Җылылык биргәч, фатирларда идәннәр түшәячәкбез һәм обой ябыштырырга керешәчәкбез. Эшебез ял көннәрендә дә туктамый. Куелган срокка сыешырга тиешбез. 15 декабрьдә йортны тантаналы рәвештә эксплуатациягә тапшырырбыз дип өметләнәбез, - ди "Стройсервис" җәмгыяте прорабы Фәһим Хәлилов.

2017 ел уртасына "Факел" спорт комплексы янында көрәшчеләр өчен яңа бина төзелеп бетәчәк. Ул начар ишетүче балалар өчен каралган. Яңа спорткомплексны "Фортэкс" җәмгыяте торгыза. Биредә подрядчылар фундаментны салып бетереп киләләр. Әлеге үк оешма "Юность" спорткомплексының бассейнын төзекләндерә. Хәзерге вакытта төзүчеләр иске бассейнның су савытын һәм стеналарны демонтажлый. Моның өчен республика бюджетыннан 127 миллион сум акча бүленеп бирелгән. Биредә үк "Жилсервис" җәмгыяте төзүчеләре дә җиң сызганып эшкә керешкән. Алар спорткомплекс бинасының фасадын яңарта.

- Төзүчеләр эшкә керешә алмыйча озак көтте. Башта экспертиза уздырдык, проект документларын әзерләдек. Бөгелмәнең элеккеге иске бинасы яңартылып, яңа төсмер алачак. Проект документларына караганда, бик матур булыр кебек. Чын күңелемнән ышанам, бөгелмәлеләргә ул менә дигән бүләк булачак, - ди шәһәр мэры Линар Закиров.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: