Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр сынатмады

Лениногорск шәһәрендә, Советлар Союзы Герое С. Садриев истәлегенә багышлап, шахмат буенча төбәк турниры булып узды. Анда әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, ЧАллы, Түбән кама, Пенза, Октябрьский шәһәрләреннән 86 шахматчы катнашты. Бөгелмәнең Е. Тимерҗанов исемендәге "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре матур нәтиҗәләргә иреште. Кызлар арасында, үз яшь категорияләрендә чыгыш ясап, Елизавета Мальцева...

Лениногорск шәһәрендә, Советлар Союзы Герое С. Садриев истәлегенә багышлап, шахмат буенча төбәк турниры булып узды. Анда әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, ЧАллы, Түбән кама, Пенза, Октябрьский шәһәрләреннән 86 шахматчы катнашты.

Бөгелмәнең Е. Тимерҗанов исемендәге "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре матур нәтиҗәләргә иреште. Кызлар арасында, үз яшь категорияләрендә чыгыш ясап, Елизавета Мальцева - III, Мәликә Гайнуллина белән Эльза Нигъмәтуллина II урыннарны яулады; үсмер малайлар һәм егетләр арасында Булат Ибраһимов - I, Нияз Мөхәммәдиев белән Герман Бардин III булдылар.

- Спортчыларыбызны һәм аларның остаз-тренерлары Ольга Турдиева, Сергей Голубев, Олег Чупахиннарны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез, - дип хәбәр итә мәктәп директоры урынбасары Г. Суняева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: