Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр сугыш ветераны – хатын-кызларын котладылар

Хәзерге вакытта Бөгелмә муниципаль районында сугыш ветераны булып саналган 438 хатын-кыз яши.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Бөгелмә шәһәр Советы депутатлары, җирлек башлыклары, «Бөгелмә муниципаль районы хатын-кызлар Советы» һәм «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый оешмалары, шәһәр һәм районның гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларны һәм тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып котладылар.

Хәзерге вакытта Бөгелмә муниципаль районында сугыш ветераны булып саналган 438 хатын-кыз яши.

Үз котлавында алар: «Сез илебезне немец-фашист илбасарларыннан азат итү эшенә кабатланмас өлеш керттегез: ир-атлар белән беррәттән сугыштыгыз һәм Бөек Җиңүне яуладыгыз. Батырлык, патриотизм һәм ныклык өчен рәхмәт сезгә. Сез – чын горурлыгыбыз, хатын-кызларның үрнәге һәм идеалы. Сезгә чиксез сәламәтлек, яшәү көче һәм озын гомер телибез!» – дип билгеләп үттеләр.

Ветеран хатын-кызлар, үз чиратларында, күрсәтелгән игътибар һәм изге теләкләр өчен рәхмәт белдерделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: