Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр сайлау участоклары ачылуның беренче минутларыннан ук югары активлык күрсәтәләр

Бүген, алдан тавыш бирүнең беренче көнендә, 17 сентябрьдә, 8.00 сәгатьтә Бөгелмә һәм районда 77 шәһәр һәм район участогы үз эшен башлады.

2021 елның 1 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, Бөгелмә шәһәрендә сайлаучыларның саны 63 954 кеше тәшкил итә. Алар 46 шәһәр сайлау участогында тавыш бирәчәк. Тагын ике вакытлы участок район үзәк хастаханәсендә һәм 3 нче тикшерү изоляторында урнашкан.

Районда 15 987 сайлаучы өчен 29 участок ачылды һәм эшли.

Быел да сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына сайлаулар шулай ук санитар нормаларны үтәп уза. Температураны үлчәү һәм кулларны антисептик чаралар белән эшкәртү, паспорт булу кебек үк, халык тавыш бирүенең мәҗбүри шарты булды. Һәр тавыш бирүчегә шәхси саклану чаралары – медицина битлеге, перчаткалар, ручка бирелә.

Өч көн дәвамында үз тавышыңны бирергә мөмкин булса да, бөгелмәлеләр "соңыннан" сайлауны кичектерми. Тавыш бирүнең беренче көнендә халык сайлау участокларына ачылганчы ук килә башлады. Кемдер эшкә кадәр тавыш бирергә ашыга, кемдер кеше күп җиелганчы дип ашыга.

17 һәм 18 сентябрьдә алдан тавыш бирү көннәре сайлау участокларына йөкләнешне киметергә һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Тавыш бирү 8.00 дән 20.00 гә кадәр барачак. Шул ук сәгатьләрдә 19 сентябрьдә – бердәм тавыш бирү көнендә участоклар эшләячәк. Һәр сайлаучының үзе өчен уңайлы датага һәм вакытка – җомга-якшәмбегә килергә һәм тавыш бирергә мөмкинлеге бар.

Өстәмә муниципаль сайлауларны үткәрү өчен бер мандатлы сайлау округлары чикләрендәге сайлау участоклары исемлеге элек «Бөгелмә газетасы»нда басылып чыккан иде һәм районның рәсми сайтында урнаштырылган иде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: