Бөгелмә авазы

Бөгелмәле мунчасыз кала язган

17 сентябрь көнне кичке сәгать 10да Бөгелмә шәһәренең, Мир урамында мунча януы турында хәбәр алына. Хәбәр алынуга 4 минут эчендә вакыйга урынына барып җиткән янгын сүндерүчеләрне корылманың хуҗасы каршы ала, аның сүзләре буенча, янгын чыккан вакытта мунчада беркем дә булмаган. Бу вакытта мунчаның эче һәм чардак яна торган була инде,...

17 сентябрь көнне кичке сәгать 10да Бөгелмә шәһәренең, Мир урамында мунча януы турында хәбәр алына. Хәбәр алынуга 4 минут эчендә вакыйга урынына барып җиткән янгын сүндерүчеләрне корылманың хуҗасы каршы ала, аның сүзләре буенча, янгын чыккан вакытта мунчада беркем дә булмаган. Бу вакытта мунчаның эче һәм чардак яна торган була инде, утның күрше биналарга күчү куркынычы булмый. Хәбәр алынуга 12 минут дигәндә, ут чыганагы юк ителә.

Янгын чыгуның сәбәбе - мичнең һәм төтен юлларының дөрес төзелмәвендә, дип хәбәр итә Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Марат Әсәнов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: