Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр “Кунаклашу” дип аталган Халыкара фестиваль-бәйгедә катнаштылар

Ноябрь аенда Казан шәһәрендә "Кунаклашу" дип аталган Халыкара фестиваль-бәйге булып узды. Халык иҗатының иң яхшы үрнәкләрен пропагандалау белән шөгыльләнүче үзешчән иҗат коллективларына ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтү максатында оештырылган бу көзге уңыш бәйрәмендә Бөгелмә районының Ключи авылы үзешчәннәре дә катнашты. - Чараның төп катнашучылары мәдәният институты студентлары иде, шуңа да авыл...

Ноябрь аенда Казан шәһәрендә "Кунаклашу" дип аталган Халыкара фестиваль-бәйге булып узды. Халык иҗатының иң яхшы үрнәкләрен пропагандалау белән шөгыльләнүче үзешчән иҗат коллективларына ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтү максатында оештырылган бу көзге уңыш бәйрәмендә Бөгелмә районының Ключи авылы үзешчәннәре дә катнашты.

- Чараның төп катнашучылары мәдәният институты студентлары иде, шуңа да авыл үзешчәннәренә шактый тырышырга туры килде, - ди Ключи мәдәният йорты мөдире Нина Леонтьева бәйге барышын искә алып.

Тырышлыклары юкка булмый, таләпчән жюри алар чыгышына югары бәя бирә. Өлкәннәр төркемендә "Милли вокаль башкару" номинациясендә Ключи мәдәният йортыннан Рушания Асылгәрәева II дәрәҗә Дипломга лаек була. Ә 8-10 яшьлекләр арасында исә шул ук номинациядә Кече Бөгелмә мәктәбе укучысы Әминә Асылгәрәева шундый ук дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнә.

Үзешчәннәрнең матур гамәлләрендә, игелекле эшләрендә киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын иде.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Илдар Асылгәрәев фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: