Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр «Халык контроле» сайтын актив куллана

Халык белән элемтәдә булу яхшы нәтиҗә бирә. Монда әлбәттә бөгелмәлеләрнең «Халык контроле» сайтын актив куллануы зур йогынты ясый. Бу сайт – ике як өчен дә зур табыш.

Әлеге сайтның нәтиҗәле булуына көннән-көн күбрәк кеше инана. Бөгелмәдә бу өлкәдә барган эшләр белән Торак-коммуналь, транспорт хуҗалыгы, транспорт һәм элемтә бүлеге начальнигы Марсель Моратов җиткерде.

Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Аларның һәркайсын карар өчен 9 көн вакыт бирелә, ә инде торак-коммуналь өлкәгә кагылса, яисә «авария» хәлендә дип табылса, - нибары ике көн. 2018 елның 1 гыйнварыннан 25 июньгә кадәр «Халык контроле» сайтына бөгелмәлеләрдән 599 гариза кабул ителгән. Шуларның 415е уңай чишелеш тапкан, 125ен башкару планлаштырылган, 5 мөрәҗәгать кире кагылган. 54е буенча  бүгенге көндә эшләр бара.

- Гадәттәгечә, халыкның күпчелеге территорияне төзекләндерү, юл йөрү хәрәкәтен оештыру, юлларның торышын контрольдә тоту темаларын күтәрә. Шуны искәртеп үтәсе килә, юл төзекләндерү программасын төзегән вакытта «Халык контроле» сайтына килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр исәпкә алына. Шулай итеп, быел 2012-2013 еллардагы килеп ирешкән гаризаларга 2016-2017 елларда башкарырга планлаштырыла дигән статуслы мөрәҗәгатьләр буенча эшләр башкардык,  – дип белдерде Марсель Моратов.

Таләпләр буенча гаризаны карау, аны үтәү өчен төгәл вакытлар билгеләнүгә, аларның үтәлеше республика җитәкчелеге контролендә булуга карамастан, вакытында үтәмәүчеләр табылган. “Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты”, “Благоустройство города”, “Стройсервис” җәмгыятьләре срогы чыккан мөрәҗәгатьләре бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: