Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр - Казанда Теннис академиясе бинасында...

Республика ифтар мәҗлесендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, чит илләр консуллары, православие һәм католик руханилары, халыкның социаль якланмаган катлау вәкилләре: ишле һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, инвалидлар катнашты.

Мәркәзебез Казанда Теннис академиясе бинасында инде алты еллык традициясе булган бик әһәмиятле һәм күркәм чара – Республика ифтар мәҗлесе булып үтте. Башка еллардан аермалы буларак, ул быел ике көн барды: 26 майда – ирләр, 27 майда хатын-кызлар өчен оештырылды. Республика ифтар мәҗлесендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, чит илләр консуллары, православие һәм католик руханилары, халыкның социаль якланмаган катлау вәкилләре: ишле һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, инвалидлар катнашты. Мәҗлескә 21 кешедән торган бөгелмәлеләр делегациясе дә барды.

Изге Коръән аятьләре укудан башланган  мәҗлестә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сөнгатуллин җыелган җәмәгатьне сәламләп, мөрәҗәгать итте:

– Без пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи үәссәләм сүзләрен искә төшерәбез: “Рамазан кергәч, Җәннәт капкалары ачыла, Җәһәннәм капкалары ябыла, ә шайтаннар богаулана”, – дигән ул. Ягъни Аллаһ безне Аңа якынаю, изге эшләр башкару, тыелганнардан тыелу өчен әзерли. “Бу айда Аллаһның рәхмәтенә ышанып һәм өмет итеп ураза тоткан кешенең барлык гөнаһлары да кичерелә”, – дип тә әйткән ул. Раббыбыз безнең уразаларны һәм гыйбадәтләребезне кабул итсен, Рамазаннан соң барыбызга да гөнаһлардан арынган саф кеше булып очрашырга насыйп булсын. Ураза – Аллаһыбызның иң сөекле гыйбадәтләреннән берсе. Игелекле эшләр өчен саваплар фәрештәләр аркылы тапшырылса, ураза тоткан өчен әҗерне Аллаһы Тәгалә Үзе бирә, чөнки ураза тотучының уразасы – бары тик Аллаһы өчен.

Авыз ачар вакыт җиткәч, Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә күмәкләп ахшам намазы укылды.

Авыз ачканнан соң мөфти хәзрәтләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очраштылар. Р. Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча “Россия – исламский мир” стратегик төркемен җитәкләве, Татарстанның Ислам дөньясы белән актив эш алып баруы һәм мисал өчен әле күптән түгел генә Казанда булып узган “Kazansummit-18” халыкара форумында бик күп ислам дәүләтләре вәкилләре катнашканлыгын искә төшерде. Илбашы Республика ифтарына мөнәсәбәтен дә белдерде:

– Киң масштаблы чаралар үткәрү буенча бай тәҗрибәбез бар. Бу безнең традиция инде. Барыбыз да тынычлык, иминлек кенә телибез. Районнардан җыелып, бергәләп гыйбадәт һәм догалар кылу республикабыз үсеше өчен бик мөһим. Ә дин тоту өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар, моның өчен күпмилләтле илебез җитәкчелегенә рәхмәт, – диде.

Ифтарның беренче көнен төгәлләп, Камил хәзрәт, гадәт буенча волонтёрлар белән очрашты, башкарган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Икенче көнне Казан теннис академиясендә VI Республика ифтарында республикабызның барлык почмакларыннан килгән хатын-кызлар катнашты. Алар арасында ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, җәмәгать эшлеклеләре, мөселман хатын-кызлар оешмалары вәкилләре, районнардан килгән мөселман-мөслимәләр бар иде.

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көнне дә җәмәгать каршында чыгыш ясады – Рамазанның өстенлекләре, ураза тоту һәм гыйбадәт тәртипләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Аннары мөфтинең рәсми даирәләр белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов вәгазь сөйләде. Республиканың барлык почмакларыннан җыелган хатын-кызларга рәхмәтен белдерде, хатын-кызның дин күзлегеннән җәмгыятьтә һәм гаиләдә роле искиткеч зур булуын бәян итте.

Ахырдан мәҗлесне йомгаклап, Камил хәзрәт Сәмигуллин республика ифтарының өммәтебезне, татарстанлыларны берләштерүгә юнәлдерелгән булуын басым ясап әйтте:

– Безгә бүген башка конфессия вәкилләре дә килде. Бер табынга матди тәэмин ителү дәрәҗәсе буенча да, социаль статусы буенча да, дине һәм милләте белән дә төрле булган кешеләр җыелды. Барыбыз да очрашуга шатландык, бер үк ризык белән нигъмәтләндек. Бу – йола үтәү генә түгел, ә чын-чынлап шатлыклы очрашу, изге Рамазан аенда йөрәкләрне якынайту чарасы да. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: