Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр июнь аенда өстәмә ике көн ял итәчәк

Июньдә Татарстан халкын берьюлы ике өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 12 июнь – Россия көне - бәйрәм көн булып тора. “ТР Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында "Татарстан Республикасы Законы нигезендә Ураза бәйрәме республикада эшләми торган бәйрәм көне булып тора",- дип аңлатыла хәбәрдә.

Быел Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Ураза бәйрәме 4 июнь көнне үткәрелә. Шулай итеп, 4 һәм 12 июнь көннәре эшләми торган көннәр булып санала. Бәйрәм алдыннан - 3 һәм 11 июньдә эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: