Иртәгә "Ленин урамы, 129" адресы буенча, "Воздвиженский" агропромпарк территориясендә (Райпо базасы, элеккеге йомырка базасында) үтәчәк. Иртәнге сәгать 8дә башланып китә.
Ярминкәдә Татарстанның Көньяк-көнчыгыш районнарының алдынгы авыл хуҗалыклары, фермерлары, шәхси хуҗалыклар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, кулланучылар кооперацияләре халыкка ит, сөт, балык, яшелчә продукцияләре, урман күчтәнәчләре, кул эшләнмәләре һәм башка товарлар тәкъдим итәчәкләр.