Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр этнографик диктант язуда катнаша алачак

4 октябрь көнне Россия Федерациясенең бурлакы субъектларында да, шул исәптән Татарстанда да зур этнографик диктант акциясе узачак. Диктант язуда, нинди белемле булуына карамастан, 15 яшьтән алып, рус телен белүче һәркем катнаша ала. Диктантның биремнәре 30 сораудан торачак. Билгеле бер вакыт аралыгында бер үк төрле катлаулылыктагы биремнәрне үтәп чыгарга кирәк булчак....

4 октябрь көнне Россия Федерациясенең бурлакы субъектларында да, шул исәптән Татарстанда да зур этнографик диктант акциясе узачак. Диктант язуда, нинди белемле булуына карамастан, 15 яшьтән алып, рус телен белүче һәркем катнаша ала.

Диктантның биремнәре 30 сораудан торачак. Билгеле бер вакыт аралыгында бер үк төрле катлаулылыктагы биремнәрне үтәп чыгарга кирәк булчак. Иң зур балл - 100. Россиядә бу зур масштаблы чара беренче тапкыр үткәрелә.

Диктантның нәтиҗәләре белән 2016 елның 4 ноябрендә www.miretno.ru сайтында танышырга мөмкин булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: