Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр Болгарда булып кайтты

Йөздән артык Бөгелмәле Болгар шәһәренә барып кайтты. Спас районында, Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулу уңаеннан, мөселманнарның традициягә әверелгән корылтае – “Изге Болгар җыены” узды.

Быел әлеге чара IX татар дин әһелләренең “Милли үзенчәлек һәм дин” Бөтенроссия форумы делегатлары очрашуын һәм Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съездын берләштерде. “Изге Болгар җыены”нда Россиянең 70 регионыннан һәм 28 чит илдән мөселманнар катнашты. Чит ил вәкилләре исемлегендә Финляндия, Литва, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм башкалар бар иде.

“Изге Болгар җыены”нда, гадәттәгечә, Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул дин әһелләре белән Болгар Ислам академиясе бинасында очрашты. Анда Исламны үстерү һәм Россиядә мөселман дини тәрбиясе мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Әлеге очрашуда шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразыев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин һәм башкалар катнашты.

Аннары истәлек билгесе каршында “Изге Болгар җыены”ның ачылу тантанасы узды. Бәйрәм кунаклары каршында Президент Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясадылар.

Ислам кабул итү көнен билгеләп үтү Россия мөселманнары, аеруча татар милләте өчен бик мөһим вакыйга булып тора. Бүгенге көндә Болгар шәһәрендә мөселман инфраструктурасы бар яклап үстерелә. Болгар Ислам академиясендә укулар уза, фәнни эшләр, археологик казыну эшләре алып барыла, архитектура истәлекләре торгызыла. Болар барысы да Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның туктаусыз алып барган эшләре ярдәмендә башкарыла.

Республика мөфтие үзчыгышында, җыелган халыкка рәхмәт сүзләре җиткерде һәм тынычлык, Аллаһы Тәгаләнең миһырбанлыгын һәм фатихасын теләде. Әлеге чараны оештыручылар: Татарстанның Мөселманнар Диния нәзарәте, Бөтендөнья Татар Конгрессының башкарма комитеты һәм ТР Мәдәният министрлыгы.

Мәгълүмат һәм фотолар – Бөгелмә районы мөхтәсибәтеннән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: