Бөгелмә авазы

Бөгелмәгә салкыннар әйләнеп кайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә - 25 декабрьдә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә.


Республикада төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Урыны белән кар ява, буран чыгу ихтималы бар. Татарстанда уртача һава температурасына килгәндә, төнлә һәм көндез дә 1-6 градус салкын булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.
Бөгелмәдә да һава температурасы төнлә һәм көндез бер төрле булачак - 1-4 градус салкын.
26 декабрьгә каршы төндә 4-9 градус салкын булыр дип фараз кылына.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: