Бөгелмә авазы

Бөгелмәгә салкыннар килә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 29 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республика районнарында бераз кар явуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә күпчелек районнарда 7-11 градус кадәр салкын булачак. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында аязган вакытта 13-15 градуска кадәр салкынайта. Көндез - 5-11 градус салкын.
Бөгелмәдә төнге сәгатьләрдә - 7-10, көндез 5-8 градус салкын булачак.

30 декабрьгә каршы төндә бераз карявө һәм томан төшүе фаразланыла. Һава температурасы 11-16 градус салкын булачак диелә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: