Бөгелмә авазы

Бөгелмәгә һәм күрше Әлмәткә “Covid-19”га каршы көрәшү өчен Баулыдан өстәмә көч – медицина хезмәткәрләре килде.

Бөгелмәгә килгән табиб Алексей Наумов әлегә ике атнага исәп тотуын, тора-бара, кирәк була калса, алга таба тоткарлану ихтималы булуны да әйтте.

Баулы районыннан җибәрелгән ике табиб бүгенге көндә йогышлы авыруларга, шул исәптән коронавируска каршы көрәшүче коллегаларына ярдәм итү өчен юлланды. Бөгелмәнең провизор госпиталенә, әйткәнебезчә, Баулы үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Алексей Наумов килде, ә Әлмәт “Covid-19” госпиталенә анестезист Анастасия Гомәрова китте.

“Ә мин булмасам, кем соң? – диде Алексей Наумов, ни өчен чирнең эпицентрына барырга булдыгыз дигән сорауга җавап биреп. – Әгәр без, табиблар, бу проблемадан качабыз икән, ул чакта аны кем  хәл итәчәк соң? Һәрхәлдә, без пневмония белән чирләүче авырулар белән даими рәвештә очрашабыз һәм еш кына чир үзен төрлечә күрсәтә, ягъни барлыкка килү сәбәпләре һәм шартлары төрлечә”, – дип, күзәтүләрен уртаклашты табиб.  

Баулы район үзәк хастаханәсенең баш табибы Глеб Алексеев, бу госпитальләрдә эшләүче табибларга эшнең күплеген, киеренкелекнең көчле булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә бер табибны икенчесе белән алмаштыру – дөрес хәл. Шул исәптән күрше районнардан да ярдәм чакырыла, әйтик бу очракта Баулы район хастаханәсеннән дә табиблар җәлеп ителде.

Табиблар килгән урыннарында ике атна булыр дип көтелә, шуннан соң аларга алмашка башка белгечләр киләчәк.

“Безнең ярдәмгә килергә әзер булган табибларыбыз бар”, –  диде Глеб Алексеев.

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: