Бөгелмә авазы

Бөгелмə мәдәният учреждениясенә яңа автомобиль

Бүген ТР Мәдәният министрлыгының коллегиясенең киңәйтелгән утырышы башланыр алдыннан, Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы бинасы янында республика мәдәният учрежденияләренә автомобильләр тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Муниципаль...

Бүген ТР Мәдәният министрлыгының коллегиясенең киңәйтелгән утырышы башланыр алдыннан, Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы бинасы янында республика мәдәният учрежденияләренә автомобильләр тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.

"Мин республика һәм федераль үзәкнең мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү мөмкинлеге булуга сөенәм", - диде Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгына рәхмәт белдерде. Әйтергә кирәк, бүген Татарстан мәдәният учреждениеләре алган автомобильләрнең бер өлеше федераль бюджет, икенче өлеше республика бюджетына хисабына сатып алынган.

Республика мәдәният учреждениясе вәкилләренә 44 автомобиль: 16 - «Ford Focus» һәм 28 - «Lada Largus» ачкычлары тапшырылды. Шуларның берсе Бөгелмә муниципаль районына - «Үзәкләштерелгән район клуб системасы»ның муниципаль бюджет учреждениясенә бирелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: