Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә"Сабантуе-2019" билгеләп үттеләр

Шимбә көнне Бөгелмәнең шәһәр мәйданында милли бәйрәм - Сабан туен билгеләп үттеләр

Ул берничә мең бөгелмәлене һәм шәһәр кунакларын җыйды.

Тантанада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм мактаулы кунаклар – Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов булдылар.

Бәйрәм программасы Бөгелмә районы авыл җирлекләренең ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Минем авылым – минем Татарстаным» күргәзмәсен караудан башланды. Бәйрәм кунаклары "ЧудеSариум" интерактив мәйданчыгында, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсендә, сәүдә рәтләре, һөнәрчелек, гамәли иҗат күргәзмәләрендә һәм милли ишегалларында булдылар, алар барысы да татар халык бәйрәме барлыкка килү тарихын чагылдырдылар, шулай ук милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны тәкъдим иттеләр.

«Сабантуй – 2019» бәйрәмен Бөгелмә районы башлыгы һәм бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары сәламләү сүзе белән ачып җибәрделәр. Линар Закиров авыл хуҗалыгы күрсәткечләре өчен аграрийларга рәхмәт белдерде һәм барлык катнашучыларны сәламләде.

Бәйрәмдә алдынгы хуҗалык җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, ишегалларын иң яхшы бизәү буенча конкурска йомгак ясалды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм кунакларын татар эстрадасы йолдызлары – Башкортстан Республикасының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин һәм халыкара конкурслар лауреаты Гөлназ Солтанова катнашында концерт программасы сөендерде. Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучылары өчен төрле аттракционнар һәм уен программасы булган балалар мәйданчыгы эшләде.

Бәйрәмнең төп вакыйгасы, әлбәттә, ат чабышлары һәм көрәш булды. Сабантуйның абсолют батыры Бөгелмә көрәшчесе, грек-рим көрәше буенча Россия спорт мастеры, ТР һәм Идел буе федераль округы чемпионатларының күп тапкырлар җиңүчесе һәм призеры Әскәр Сафин булды. Аңа тәкә, кер юу машинасы һәм суыткыч тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: