Бөгелмә авазы

Бөгелмәдән бер ир кешегә исерек килеш руль артына утырган өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

1 апрельдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Ирек урамы, 28 «А» йорты янында 41 яшьлек бөгелмәле идарә иткән «Ауди -100» автомобилен туктатты.

Аның исерек хәлдә руль артында булуы ачыкланган, шул ук вакытта элек тә транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу факты буенча административ җәзага тартылган затка карата РФ Җинаять кодексының 264.1нче статьясы буенча җинаять эше кузгатылды. Маддә санкциясе ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге гражданнарга мөрәҗәгать итә. Исерек кешенең автомобиль, мотоцикл яки башка транспорт чарасын йөртү шаһиты булсагыз, шунда ук полициягә 02 (стационар телефоннан) яки 102 (кәрәзле телефоннан) яисә Бөгелмә эчке эшләр бүлеге дежур частена хәбәр итегеәз: 8 (85594) 6-96-02. Транспорт чарасының билгеләрен: аның төсе, маркасы һәм номеры, шулай ук рульдәге затның билгеләрен истә тотыгыз.

  Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: