Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү бара

Эшләрне «Бөгелмә-Сервис» подрядчы оешмасы башкара.

Бөгелмәдә узган ял көннәрендә яңгыр һәм юеш кар явып узды. Бу бозлавык барлыкка килүгә ярдәм итте.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, республикада салкын һава торышы саклана. Бераз явым-төшем һәм көчле җил көтелә. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Шул уңайдан «Бөгелмә-Сервис» подрядчы оешмасы тәүлек буе эшли торган эш режимына күчте.  Инде юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: