Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә җылылык энергиясенә тариф күләме

Җылылык энергиясе: еш бирелә торган сорауларга җаваплар

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан 01.07.2020-30.06.2021 елларда расланган. 2185,16 сум/Гкал тәшкил итә.

Җылылык энергиясенә тарифлар ничек һәм кем тарафыннан билгеләнә?

Җылылык энергиясенә тарифлар ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан, «Җылылык белән тәэмин итү турында» 27.07.2010 ел, №190-ФЗ Федераль закон, РФ Салым кодексының 25 бүлеге, «Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәя хасил итү турында» 22.10.2012 ел, №1075 РФ Хөкүмәте карары һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы бәяләрне (тарифлар) исәпләү буенча методик күрсәтмәләр нигезендә, әлеге хезмәт күрсәтүне тәэмин итүче һәр оешма өчен аерым билгеләнә.

Ни өчен ТР территориясендә җылылык энергиясенә тарифлар төрле? Нидән тора?

Җылылык энергиясенә тарифлар җылылык энергиясен җибәрүче һәр кеше өчен индивидуаль билгеләнә. Хезмәт күрсәтү бәясе әлеге хезмәт күрсәтүнең технологик процессларыннан тора (җылылык эшләү ысуллары, казаннарны тасвирлау, йөкләнеш дәрәҗәсе, җылылык челтәрләренең озынлыгы һәм тузуы һ.б.). Төрле хуҗалык итүче субъектларның тарифлары бертөрле була алмый, чөнки оешманың конкрет техник-икътисадый күрсәткечләреннән чыгып исәпләнә. Бөгелмәдә хуҗалык итүче субъект - «Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе " ААҖ, директоры Азат Хәлимов.

Шуның белән бәйле рәвештә җылылык өчен түләү суммасының артуы күзәтелә?

2020 елның декабрендә йортларда җылылык өчен түләү арту тышкы һава температурасының түбәнәюе белән бәйле. Район буенча уртача айлык һава температурасы 2020 елның декабрендә 12,2 градус тәшкил итте. 2020 елның ноябрендә тышкы һаваның уртача температурасы -4,8 с.

Җылылык белән тәэмин итү хезмәте буенча түләүләр хисаплануны контрольдә тоту кайсы органнар вәкаләтләренә керә?

Җылылык белән тәэмин итү хезмәте өчен гражданнарга дәүләт тарафыннан билгеләнгән тәртипнең үтәлешен ТР Дәүләт торак инспекциясе контрольдә тота. Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, начальнигы Руфан Галиев, Гафиятуллин ур., 18, телефон (8-85594) 4-43-96.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: