Бөгелмәдә җырлый торган фонтан ачылды

1 июнь кичендә Бөгелмәнең үзәк мәйданында чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Аның сәбәпчесе булып үзе музыкаль, үзе төрле төсләр белән уйный торган фонтан ачылу вакыйгасы торды. Мондый фонтанның Халыкара балаларны яклау көнендә ачылуы да үзенчәлекле һәм зур әһәмияткә ия. Бәйрәм чарасында балаларның күп булуы да әлеге чараның нәкъ менә алар...
1 июнь кичендә Бөгелмәнең үзәк мәйданында чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Аның сәбәпчесе булып үзе музыкаль, үзе төрле төсләр белән уйный торган фонтан ачылу вакыйгасы торды.
Мондый фонтанның Халыкара балаларны яклау көнендә ачылуы да үзенчәлекле һәм зур әһәмияткә ия. Бәйрәм чарасында балаларның күп булуы да әлеге чараның нәкъ менә алар өчен оештырылганын күрсәтте. Шуңа күрә бу көнне балалар да, әти-әниләр дә искиткеч шат иде.
Музыкаль һәм җырлый торган фонтан булдыру идеясе шәһәр мэры Линар Закиров инициативасы белән гамәлгә ашырылды. Бөгелмәнең үзәк Ленин мәйданында төзелеш эшләрен "Жилсервис" җәмгыяте хезмәтчәннәре башкарды. Алар республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 25 миллион сумга фонтанның әйләнә-тирәсен яңарттылар, бер сүз белән әйткәндә, шәһәрдәшләре һәм килгән кунаклар өчен уңайлы мохит тудыру өчен барысын да эшләделәр. Хезмәтләренең нәтиҗәсе ачык күренә: музыкаль һәм җырлый торган фонтан, шәһәр халкын, килгән кунакларны сөендереп, инде матур гына эшли башлады. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый фонтаннар Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында әле юк. Бу хәл шулай ук Бөгелмәгә килүче кунаклар санын арттырыр дигән нәтиҗәгә этәрә.
Менә шундый бәйрәм булды 1 июнь көнне. Фонтан көн саен көндезге 12дән эшли башлый, кичке 9дан алып, аңа музыка да кушылачак һәм төсләр уйнаячак дип белдерәләр. Хәер, йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр барып күрүең артыграк, ди халкыбыз. Шуңа күрә барыгыз, күрегез, үкенмәссез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 09:16Психолог җитәкчелегендә Бөгелмә яшүсмерләре эмоцияләр дөньясын өйрәнәләр Катнашучылар теге яки бу хәлгә үзләренең һәм башка кешеләрнең эмоциональ реакциясен фаразладылар.100
-
4 март 2021 - 08:29Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ За 2020 год основными причинами возникновения пожаров на предприятиях республики стали: неосторожное обращение с огнем, нарушение правил эксплуатации электрооборудования, нарушение правил эксплуатации электрооборудования транспортных средств, неосторожность при сжигании мусора, травы, и иных изделий, поджог и нарушение требований пожарной безопасности при эксплуатации бытовых электроприборов.1400
-
4 март 2021 - 08:16Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәген әйтте 2020 елда республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерүгә 8 млрд сум акча тотылган.1100
-
4 март 2021 - 06:01Бөгелмәдә 4 март һава торышы Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, пәнжешәмбе көнне, аязучан болытлы, урыны белән бераз кар явуы ихтимал, томан, салкынча җил.4300
-
3 март 2021 - 17:50«Яңарыш» үзәгендә FIT-5 программасы буенча дәрес узды Чара барышында хезмәткәрләр физик күнегүләрне башкару үзенчәлекләре һәм техникасы белән таныштылар.10700
-
4 март 2021 - 09:14«Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» ДАССУ йомгаклары
-
20 февраль 2021 - 11:51Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
20 февраль 2021 - 11:50Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
3 март 2021 - 13:13Тикшерүне наркоконтроль алып бара: бөгелмәлеләр өчен action-квест оештырылдыКвест риваятьләре буенча, катнашучылар наркоконтрольнең сугышчылары булалар, алар хезмәт бурычлары буенча югары белемле, һәрьяклы үсеш алган, батырлык, чыныгу, яхшы физик әзерлек булырга тиеш.13700
-
2 март 2021 - 09:16Бөгелмә мөхтәсибәтендә балалар арасында “Туган тел көне”н үткәрделәр Бәйрәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.23300
-
3 март 2021 - 13:13Тикшерүне наркоконтроль алып бара: бөгелмәлеләр өчен action-квест оештырылды Квест риваятьләре буенча, катнашучылар наркоконтрольнең сугышчылары булалар, алар хезмәт бурычлары буенча югары белемле, һәрьяклы үсеш алган, батырлык, чыныгу, яхшы физик әзерлек булырга тиеш.13700
-
3 март 2021 - 17:50«Яңарыш» үзәгендә FIT-5 программасы буенча дәрес узды Чара барышында хезмәткәрләр физик күнегүләрне башкару үзенчәлекләре һәм техникасы белән таныштылар.10700
-
2 март 2021 - 17:53“Туган тел – тере су чишмәсе” рәсем конкурсына йомгак ясалды Халыкара туган тел көненә багышланган бәйге туган телне белүгә кызыксыну уяту, патриотизм формалаштыру, шәхси һәм иҗади тормышка юнәлтелгән танып-белү эшчәнлеген активлаштыру максатыннан үткәрелде.10300
-
3 март 2021 - 16:19Бөгелмә районы 2 ел рәттән Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды "Бөгелмә үзәген активлаштыру» проекты кысаларында тирә-юнь урамнарын төзекләндерү территориягә керү мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.8700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика