Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә җәйге сәүдә нокталары

Бөгелмә муниципаль районы территориясендә җәйге чорда сәүдәне көйләү һәм тәртипкә салу һәм сыйфатсыз туклану продуктлары кулланудан күмәк агулануларга юл куймау максатында, 2016 елгы сезонда ваклап сату итү нокталары урнашачак объектлар исемлеген тәкъдим итәбез. 1. "Җәйге кафе" тибындагы ваклап сату нокталарын оештыру өчен: Ленин урамы, 46 (Яшьләр сарае каршында); Техника йорты...

Бөгелмә муниципаль районы территориясендә җәйге чорда сәүдәне көйләү һәм тәртипкә салу һәм сыйфатсыз туклану продуктлары кулланудан күмәк агулануларга юл куймау максатында, 2016 елгы сезонда ваклап сату итү нокталары урнашачак объектлар исемлеген тәкъдим итәбез.

1. "Җәйге кафе" тибындагы ваклап сату нокталарын оештыру өчен: Ленин урамы, 46 (Яшьләр сарае каршында); Техника йорты тирәсендәге территория (Гафиятуллин һәм Тукай урамнары ягыннан).

2. Яшелчә, җиләк-җимеш, кавын-карбыз культуралары, орлыклар, үсентеләр сату өчен: Дзержинский урамы, 9 (СУ-2 кече базары) һәм Ленин урамы, 123 (кече базар).

3. Эчемлекләр, туңдырма, куас (сырадан башка), татлы мамык, ипи-булка ризыклары, бал сату, балаларга күңел ачу өчен батут кую, уенчыклар сату өчен:

- Ленин урамы (үзәк мәйдан, балалар мәйданчыгы);

- Кызыл Армия урамы (парк);

- Ленин урамы (балалар паркы территориясе);

- Совет урамы ("Пятерочка" кибете тирәсендәге территория);

- Җәлил урамы ("Универмаг" ААҖ тирәсендәге территория);

- Якупов урамы ("Палитра" кибете тирәсендәге территория);

- тимер юл перроны;

- автовокзал перроны;

  • Гафиятуллин урамы ("Бөгелмә" кунакханә комплексы тирәсендәге территория).

М. КОНКОВ,

Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: