Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә яшәүче тагын бер кеше коронавирус инфекциясе белән чирләнде

Бер татарстанлы республикага яңа йогыш китергән, калганнары Татарстан территориясендә элемтә юлы белән йоктырган.

Соңгы тәүлек эчендә 49 COVID-19 яңа очракның берсе Бөгелмә муниципаль районына туры килә. Бу хакта оператив штабта сөйләделәр.

Бер татарстанлының республикага яңа йогыш китерүе мәгълүм, калганнары Татарстан территориясендә элемтә юлы белән йоктырган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 21 пациент дәвалау учреждениеләренә озатылган.

Соңгы 24 сәгать эчендә йогышлар статистикасына республиканың 14 муниципалитеты кергән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: