Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә яшь математиклар бәйгесе үтте

26 нчы "Бәләкәч" балалар бакчасында 5-6 яшьлек балалар арасында беренче тапкыр "Яшь Пифагор" интеллектуаль шәһәр олимпиадасы үтте. Чараның максаты - сәләтле балаларны ачыклау. Биремнәр дә җиңелләрдән түгел иде - башлангыч математик белемнәр барланды, эрудиция, реакция тизлеге, командада эшләү, компьютер белән эш итү дәрәҗәсе тикшерелде. 6 нчы, 9 нчы, 26 нчы,...

26 нчы "Бәләкәч" балалар бакчасында 5-6 яшьлек балалар арасында беренче тапкыр "Яшь Пифагор" интеллектуаль шәһәр олимпиадасы үтте. Чараның максаты - сәләтле балаларны ачыклау. Биремнәр дә җиңелләрдән түгел иде - башлангыч математик белемнәр барланды, эрудиция, реакция тизлеге, командада эшләү, компьютер белән эш итү дәрәҗәсе тикшерелде. 6 нчы, 9 нчы, 26 нчы, 30 нчы һәм 32 нче балалар бакчалары, 14 нче "Журавушка" прогимназиясе командалары бик яхшы әзерлекле иде һәм уңай нәтиҗәләр күрсәттеләр. Балалар олимпиадасының җиңүчеләре дип - 26 нчы, 30 нчы бакчалар һәм 14 нче прогимназия танылды. Барлык катнашучыларга Мәгариф идарәсенең грамоталары һәм дипломнары тапшырылды, татлы бүләкләр өләшенде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: