Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә янгын сүндерү-гамәли спорт буенча ярышлар үтте

64нче янгын сүндерү бүлегенең укыту-тренировка манежында Бөгелмә районының мәктәп укучылары арасында янгын сүндерү-гамәли спорт ярышы үтте. Анда 10 команда катнашты. Беренче урынны 6нчы мәктәп укучылары яулап алды. Икенче урында - 16нчы мәктәп. Кадет мәктәп-интернаты өченче урында. Шәхси зачетта иң яхшы вакытны 6нчы мәктәп укучылары Константин Новиков, Никита Богомолов һәм Михаил...

64нче янгын сүндерү бүлегенең укыту-тренировка манежында Бөгелмә районының мәктәп укучылары арасында янгын сүндерү-гамәли спорт ярышы үтте. Анда 10 команда катнашты. Беренче урынны 6нчы мәктәп укучылары яулап алды. Икенче урында - 16нчы мәктәп. Кадет мәктәп-интернаты өченче урында. Шәхси зачетта иң яхшы вакытны 6нчы мәктәп укучылары Константин Новиков, Никита Богомолов һәм Михаил Четверков күрсәтте. Җиңүчеләрне кубок һәм дипломнар белән бүләкләделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: