Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә яңа судья билгеләнде

Аның вәкаләтләре 20 ноябрьдә үз көченә керде.

2020 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр суды коллективының тантаналы җыелышы булды, анда суд рәисе Ленар Миңнулла улы Хәсәнов яңа судья Зөлфия Маннур кызы Сафинаны тәкъдим итте. Бу мәгълүмат шәһәр суды сайтында барлыкка килде.

Ул Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 20 ноябрендәге 721нче номерлы Указы белән билгеләнгән иде.

Суд рәисе Зөлфия Сафинаны вазифага билгеләнүе белән котлады һәм һөнәри уңышлар теләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: