Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә яңа җитәкче

Зеленая Роща авыл җирлеге башлыгы вазифасына 2 ноябрьдән Денис Мөсәгыйть улы ХИКМӘТОВ билгеләнде. Яңа җитәкчене бөгелмәлеләргә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров тәкъдим итте. Денис Хикмәтов Бөгелмәдә туган, Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын финанс-салым хезмәтендә башлап җибәрә. 2011-12 елларда ул "Медуница" ҖЧҖ юрисконсульты, соңыннан әлеге җәмгыятьнең куркынычсызлык...

Зеленая Роща авыл җирлеге башлыгы вазифасына 2 ноябрьдән Денис Мөсәгыйть улы ХИКМӘТОВ билгеләнде. Яңа җитәкчене бөгелмәлеләргә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров тәкъдим итте.

Денис Хикмәтов Бөгелмәдә туган, Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын финанс-салым хезмәтендә башлап җибәрә. 2011-12 елларда ул "Медуница" ҖЧҖ юрисконсульты, соңыннан әлеге җәмгыятьнең куркынычсызлык хезмәте начальнигы булып эшли. 2013-15 елларда ул - банкта юридик мәсьәләләр буенча өлкән белгеч, ә 2015-16 елларда - Татэнергосбыт җәмгыяте Бөгелмә бүлеге филиалы юрисконсульты.

Район башлыгы Денис Мөсәгыйтовичка уңышлар, яңа проектларны тормышка ашыруда ныклы адымнар теләде.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: