Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә Яңа ел бәйрәмнәре бәла-казасыз үтсен

Бүгеннән башлап Татарстанда, шул исәптән Бөгелмәдә янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Аның максаты - яңа ел чорында республика халкының иминлеген тәэмин итү. Бу аңлашыла да, чөнки нәкъ менә шушы бәйрәм чорында янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Фейерверк, салют һәм петардалар шартлатып күңел ачарга теләгән халык янгыннан саклану кагыйдәләре турында,...

Янгынга каршы махсус режим 15 декабрьдән алып 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Билгеле булганча, бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар күләме дә арта. Шәхси затларга аның күләме - 2-4 мең, рәсми затларга - 15-30 мең, ә юридик затларга 400-500 мең сум тәшкил итә. Шунысы мөһим: бу таләпләр республика халкы арасында аеруча популяр булган очсызлы петардаларга да карый. Узган елгы бәйрәм чорында Татарстанда пиротехник эшләнмәләрдән барлыгы 7 кеше зыян күргән, аларның 3се - балалар. Бу - татарстанлылар арасында пиротехник эшләнмәләрдән куллана белмәүчеләр саны һаман да зур булу турында сөйли, дип ассызыклый белгечләр. Бу хакта "Интертат ру" хәбәр итә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: