Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә “WorldSkills Russia-2020”гә сайлап алу ярышларының беренче агымы тәмамлана

Һөнәри осталыкны тикшерү мәйданчыгы булып Бөгелмә машина төзелеше техникумы торды.

1 августта Россиядә “WorldSkills Russia-2020” (“Яшь профессионаллар”) VIII милли чемпионаты финалында катнашу өчен сайлап алу ярышлары старт алды. Моңа кадәр илнең 85 төбәгендә  региональ чемпионатлар узды.

Бөгелмәдә сайлап алу ярышларының беренче агымына Азнакай районыннан өч укучы керде. Катнашучылар “Прототиплар ясау” һәм “Прототиплар ясау –  Юниорлар” компетенцияләрендә үз белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.

Ярышлар башланыр алдыннан үсмерләргә җиһазлар белән танышу өчен вакыт бирелде. Аннары алар детальләрне 3D-модельләштерүгә һәм ЧПУның фрезер станокларында аларны төзүгә керештеләр. Конкурсантларның чыгышларын, регламентның үтәлешен онлайн режимда илнең 13 төбәгендәге ярышлар белән идарә итү үзәкләре экспертлары күзәтә.

Яшь профессионаллар VIII Милли чемпионатының финалы 2020 елның сентябрендә узачак, беренче тапкыр – дистанцион форматта. Җиңүчеләрне бүләкләү ярышлар тәмамлангач шулай ук һәр компетенциядә онлайн режимда үтәчәк.

21 сентябрьгә билгеләнгән ябылу тантанасында медаль зачеты нәтиҗәләрен игълан итәчәкләр һәм шунда ук ярышларны үз мәйданчыкларында яхшы сыйфатлы итеп оештырган төбәкләр билгеләп үтеләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: