Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә тагын бер пар Мактаулы гаиләләр китабында Бриллиант туйларын имзалары белән беркеткән

Августта Николай Федорович һәм Людмила Федоровна Сальниковлар гаилә тормышының 60 еллыгын билгеләп үттеләр.

Бу юбилей Бриллиант туй дип атала. Әлеге парның үзара мәхәббәтендә кемнең дә булса шик-шөбһәсе була алмас, чөнки аларның мәхәббәте иң зур сынауны вакыт сынавын узган.   Һәр гаилә парыныкы кебек, Сальниковларның да үз кабатланмас мәхәббәт тарихы бар.

Барысы да 1960 елда башлана, чибәр Людмила белән яшь Николай танцыда танышалар. Николай әле күптән түгел генә армиядән кайткан. Бер-берсен яхшырак белә башлагач, алар үзләренең гашыйк булуларын аңлыйлар. Бер айдан соң ук гашыйклар Татарстан АССР Бөгелмә шәһәренең ЗАГС бюросында никахларын теркәгәннәр. Бер елдан соң уллары Валерий, ә тагын унөч елдан Сергей туа.

Тормыш бер көйгә дәвам итә. Людмила Семеновна һәркайда өлгерә – балаларны да тәрбияләргә, эштә булырга да. Озак еллар «Татнефть» берләшмәсенең хисаплау үзәгендә хисапчы-оператор булып хезмәт итә ул, аннары 1995 елга кадәр статистика идарәсе башлыгы була. Ике улы да яхшы белем алган, хәзер эшлиләр: Валерий – Бөгелмәдә, Сергей Тольятти шәһәрендә. Сальниковларның дүрт оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

ЗАГС бүлегендәге традиция буенча, гаилә юбилее уңаеннан, Людмила Семеновна һәм Николай Федорович үзләренең бриллиант берлекләренең ныклыгын раслап, Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына имза салдылар, анда аларның да исемнәре язылган.

Әлеге истәлекле вакыйга белән юбилярларны шәһәр җитәкчелеге исеменнән Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Элла Демченко котлады. Ул аларга гаилә иминлеге һәм сәламәтлек теләде, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировтан котлау хаты тапшырды.

Көчле, тату гаилә яшь буын өчен үрнәк булып тора. Сальниковларга озын елларга бәхет, сәламәтлек телибез. Тормышыгызның һәр көне балалар, оныклар һәм оныкчыклар даирәсендә якты һәм шатлыклы узсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: