Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә тагын бер кешенең “Covid-19” белән авырып китүе мәгълүм булды

Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 9700 очрагы теркәлгән.

Татарстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус йогышы белән авыруның 75 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аларның 2се - читтән кертелгән, 73е элемтә юлы белән йоктырылган. 15 кеше хастаханәгә салынган, 60 кеше өйдә дәвалана», - диелә хәбәрдә.

Авыручылар арасында иң күбе 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр - алар 23 кеше, шулай ук 60тан 70 яшькә кадәр булганнар арасында 21 очрак ачыкланган.

Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 9700 очрагы теркәлгән.

8464 кеше, шул исәптән 43 е узган тәүлек эчендә сәламәтләнде.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: