Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә стритбол ярышлары узды

12 июнь көнне Бөгелмә шәһәренең Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге кадет мәктәп-интернаты спорт залында һәвәскәр командалар арасында стритбол ярышлары булып узды. Россия көненә багышлап оештырылган бу ачык турнирда 6 ирләр, 3 үсмер егетләр командасы катнашты. Ир-егетләр командалары арасында Әлмәттән "Каспий" командасы - I, Бөгелмәдән "ТНГ-Групп" командасы - II, Әлмәттән...

12 июнь көнне Бөгелмә шәһәренең Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге кадет мәктәп-интернаты спорт залында һәвәскәр командалар арасында стритбол ярышлары булып узды.

Россия көненә багышлап оештырылган бу ачык турнирда 6 ирләр, 3 үсмер егетләр командасы катнашты.

Ир-егетләр командалары арасында Әлмәттән "Каспий" командасы - I, Бөгелмәдән "ТНГ-Групп" командасы - II, Әлмәттән "ТМС" командасы III урынны яулады. Үсмерләр арасында I урында - Бөгелмәнең "ТНГ-Групп", II урында - Бөгелмәнең 9 нчы урта мәктәп укучылары, III урында - Бөгелмәнең төзелеш-техник көллият командалары.

Ә. ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: