Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә срогы чыккан кондитерлык әйберләре, колбаса сатканнар

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органына азык-төлекневаклап сату өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр булып тора. Агымдагы елның беренче ике аенда кибетләрдә сатыла торган товарның куллану срогы чыкканлыгы, яисә товар турында бер мәгълүмат та юклыгын белдереп, 12 мөрәҗәгать алынды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе...

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органына азык-төлекневаклап сату өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр булып тора. Агымдагы елның беренче ике аенда кибетләрдә сатыла торган товарның куллану срогы чыкканлыгы, яисә товар турында бер мәгълүмат та юклыгын белдереп, 12 мөрәҗәгать алынды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Виноградова.

Белгечләр андый очракларда сәүдә объектларында планнан тыш тикшерү уздыралар, кагыйдә буларак, гражданнарның мөрәҗәгатьләре нигезле булып чыга. Гыйнвар аенда, мәсәлән, Бөгелмәдә уздырылган тикшерүләр вакытында "Кулланучылар хокукын саклау турында"гы РФ Законының - 5 нче, "Азык-төлек продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында"гы Законның - 3 нче, "Аерым төр продукцияне сату кагыйдәләре"нең 24 нче пункты бозылу очраклары түбәндәге кибетләрдә ачыкланды: Бөгелмәнең Никитин урамындагы "Продукты" кибетендә - 4625,85 сумлык кондитерлык әйберләре, шикәр; Ростовка авылындагы "Ивушка" кибетендә 1423,78 сумлык кондитерлык әйберләре, колбаса сатудан алынды.

Ә гомумән алганда, быел гыйнвар-февраль айларында Әлмәт территориаль органы белгечләре барлыгы 40 мең сумнан артыклык сыйфатсыз (срогы чыккан һ.б.) товарның кулланучыга барып җитүенә юл куймадылар.

Белгечләр товар сатып алганда һәркайсыгызның игътибарлы булуын сорый. Кулланучы буларак, хокукларыгыз бозылган очракта яки сорауларыгыз туа калса, территориаль бүлеккә мөрәҗәгать итә аласыз. Адрес: 423230, Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3. E-mail: lensk@tatzpp.ru; телефон: 8 (85594) 6-71-17.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: