Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә - “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты

“Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты көннән-көн куәт җыя бара. Республикабызның күп шәһәрләре аны гамәлгә ашыруга кереште инде. Шул исәптән, безнең сөекле шәһәребез – Бөгелмә дә.

14 июль көнне шәһәр халкын һәм кунакларны “Үзәкләштерелгән район клублар системасы” учреждениесе үзешчән сәнгать коллективлары матур чыгышлары белән тагын бер кат сөендерде. Кызыл Армия урамындагы Морозов исемендәге ял һәм мәдәният паркында районыбызның горурлыгы – “Сокольская курчаночка” фольклор ансамбле чыгыш ясады. Артистлар үз композицияләре белән тамашачыны шулкадәр “кыздырып” җибәрде ки, алар,  дәртле җырларга кушылып, биеп күңел ачтылар. Әлфия Нурмөхәммәтованың моңлы җырлары исә очрашуга татар милли мәдәниятеннән лаеклы өлеш кертте.

Үзешчән артистларның чыгышын берничә йөз кеше тамаша кылды.

Әлеге проект әле шәһәр һәм район халкына тагын бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк итәчәк. Үзешчән халык иҗаты күпкырлы һәм төрле төсмерләргә бай булуы белән күңелләргә якын һәм үзенә җәлеп итә.

Нелли ИВАНОВА, күчмә мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе.

Ольга СОЛТАНОВА, Соколка мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.

Фото – авторлардан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: