Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә подъезд ишеген ачканда укучы кызны ток суккан

Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган Бөгелмәдә 8 яшьлек кыз бала әтисенә ияреп, әбисенә кунакка килгән. Әтисе домофон төймәсенә баскан, ә кыз подъезд ишеген ача башлаган. Домофон ишекне ачкан мизгелдә баланы ток суккан. Бу вакытта яңгыр ява торган булган. Шушы хәлдән соң укучы баланы хастаханәгә илткәннәр. Хәзерге вакытта бу факт...

Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган

Бөгелмәдә 8 яшьлек кыз бала әтисенә ияреп, әбисенә кунакка килгән. Әтисе домофон төймәсенә баскан, ә кыз подъезд ишеген ача башлаган. Домофон ишекне ачкан мизгелдә баланы ток суккан. Бу вакытта яңгыр ява торган булган. Шушы хәлдән соң укучы баланы хастаханәгә илткәннәр.

Хәзерге вакытта бу факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Бөгелмә тикшерү бүлегендә "Кулланучыларның тормышы яки сәламәтлеге куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: