Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә пенсионерлар... гафу, пионерлар спартакиадасы

1 октябрь дигән дата бар. Аның үзенә генә хас исеме дә бар - Өлкәннәр көне. Бәйрәм дисәң, бәйрәм түгел үзе. күпләр картлык шатлык түгел дияргә ярата. Ләкин зур әһәмияте бар бу көннең. Өлкән буын вәкилләренең тормышыбызда тоткан роле бик зур әһәмияткә ия. Аларның сабыр күз карашы, зирәк киңәше, урынын белеп...

1 октябрь дигән дата бар. Аның үзенә генә хас исеме дә бар - Өлкәннәр көне. Бәйрәм дисәң, бәйрәм түгел үзе. күпләр картлык шатлык түгел дияргә ярата. Ләкин зур әһәмияте бар бу көннең. Өлкән буын вәкилләренең тормышыбызда тоткан роле бик зур әһәмияткә ия. Аларның сабыр күз карашы, зирәк киңәше, урынын белеп кенә әйтелгән мактау сүзләреннән башка дөньябызны күз алдына да китерү мөмкин түгел.

Шуңа күрә дә аларның үз көннәре бар. Һәм шушы көндә көч сынашырлык дәрт-дәрманнары бар. Алар быел инде менә алтынчы тапкыр өлкән буын вәкилләре спартакиадасы уздырды. "Юность", Факел" спорт мәктәпләрендә алар үзара көч сынашты, бик күп яшьләргә мах бирерлек икәннәрен исбатлады. Әлеге чарадан фоторепортаж һәм спартакиада ачылу тантанасыннан видеорепортажны сез газета сайтыннан карый аласыз.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: