Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә мунча янган

Кичә 13 сәгать 21 минутта 64 нче пожар бүлегенә йорт хуҗасыннан Бөгелмә шәһәренең Яңа Бөгелмә урамында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. 13 сәгать 26 минутта чакыртылган урынга дежур каравыл килә. Янгын сүндерүчеләр бүрәнәдән буралган бер катлы шәхси мунча эче януын күрәләр. Янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләрен мунча хуҗасы каршы ала...

Кичә 13 сәгать 21 минутта 64 нче пожар бүлегенә йорт хуҗасыннан Бөгелмә шәһәренең Яңа Бөгелмә урамында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә.

13 сәгать 26 минутта чакыртылган урынга дежур каравыл килә. Янгын сүндерүчеләр бүрәнәдән буралган бер катлы шәхси мунча эче януын күрәләр. Янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләрен мунча хуҗасы каршы ала һәм анда бер кеше дә юклыгы турында хәбәр итә. Мунча шәхси йорттан 10 метр ераклыкта урнашкан була.

Янгын нәтиҗәсендә мунча эчендәге түшәм зыян күргән. "Ут нәтиҗәсе: мичне эксплутацияләүдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәмәү", - ди эчке хезмәт майоры Ю. Хребет.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: