Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә “Мөселман кызы” клубы үз эшен дәвам итә

Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә "Мөселман кызы" кызлар клубының быел беренче дәресе үтте. Технология фәне укытучысы Зарема ханым балаларны тегү машинасында эшләргә өйрәтте. "Тегү - инә һәм җеп ярдәмендә материалда җөй салу һәм сыру. Теккәндә моторика үсә, игътибар, тырышлык һәм күзаллау арта", - дип аңлатты тәрбияче. Икенче шөгыль вакытында кызлар тегү...

Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә "Мөселман кызы" кызлар клубының быел беренче дәресе үтте. Технология фәне укытучысы Зарема ханым балаларны тегү машинасында эшләргә өйрәтте.

"Тегү - инә һәм җеп ярдәмендә материалда җөй салу һәм сыру. Теккәндә моторика үсә, игътибар, тырышлык һәм күзаллау арта", - дип аңлатты тәрбияче. Икенче шөгыль вакытында кызлар тегү машинасында итәк тегәчәкләр.

Коръән уку дәресен Лилия ханым үткәрде. Шулай ук аш-суга багышланган дәрес үткәрү дә күздә тотыла, бу дәрестә кызлар төрле тәм-томнар әзерләячәкләр. Шулай ук оригами шөгыле - кәгазьдән фигуралар ясау сәнгате. Дәресләр һәр шимбәдә 12 сәгать 30 минутта Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә үтәчәк. Белешмә өчен телефон: 89272418565.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: