Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә машина янган (+Фотолар)

Кичә 13 сәгать 17 минутта 64 нче янгын сүндерү бүлегенә Бөгелмә шәһәренең Гончаров урамында машина яну хакында хәбәр килеп ирешә. Янгын сүндерү бүлегеннән алып, чакыру урынына кадәр ара - 6 километр. Янгын объекты: куе яшел төстәге "ВАЗ-2105" автомобиле, машина хуҗасы ачыклана. 13 сәгать 24 минутта янгын сүндерү хезмәткәрләре объектка килеп...

Кичә 13 сәгать 17 минутта 64 нче янгын сүндерү бүлегенә Бөгелмә шәһәренең Гончаров урамында машина яну хакында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерү бүлегеннән алып, чакыру урынына кадәр ара - 6 километр. Янгын объекты: куе яшел төстәге "ВАЗ-2105" автомобиле, машина хуҗасы ачыклана.

13 сәгать 24 минутта янгын сүндерү хезмәткәрләре объектка килеп җитә, ул вакытта машинаның эче: алгы, арткы утыргычлар, түбә яна торган була.

13 сәгать 27 минутта янгын сүндерелә.

Нәтиҗәдә автомобильнең салоны зыян күрә.

Янгынның беренчел сәбәбе - билгесез затларның юри ут төртүләре.

"Янгын нәтиҗәсендә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк", - дип хәбәр итә эчке хезмәт майоры Юрий Хребет.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: