Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә өлкәннәрне пенсиядәге үзгәрешләр белән таныштырдылар

"Радуга" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүче өлкән буын вәкилләре 2017 елда РФ пенсия кануннарына кертелгән өстәмәләр һәм үзгәрешләр белән таныштылар. Чараны үзәк психологлары Рәзилә Шакирова һәм Елена Гусева оештырды, РФ Пенсия фонды идарәсенең Бөгелмә районы һәм шәһәре буенча клиентлар хезмәте җитәкчесе Рушания Сөнгатуллина алып барды. Россия Пенсия фонда вәкиле тагын...

"Радуга" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүче өлкән буын вәкилләре 2017 елда РФ пенсия кануннарына кертелгән өстәмәләр һәм үзгәрешләр белән таныштылар.

Чараны үзәк психологлары Рәзилә Шакирова һәм Елена Гусева оештырды, РФ Пенсия фонды идарәсенең Бөгелмә районы һәм шәһәре буенча клиентлар хезмәте җитәкчесе Рушания Сөнгатуллина алып барды.

Россия Пенсия фонда вәкиле тагын бер тапкыр кемнәрнең 5 мең сум түләү алырга хокуклы икәнлеген әйтеп үтте. Аннан соң, пенсионерларның хокукларына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Өлкән буын вәкилләре Татарстан Республикасында яшәү минимумының күләменә, социаль пакет һәм бушка бирелүче даруларга кагылышлы сорауларга җавап алдылар.

Рәзилә Шакирова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: