Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә көзге ярминкәдән кышкысына күчтеләр

Республикада үтүче традицион көзге ярминкәләр вакытында сәүдә мәйданнарына 1 миллиард сумнан артык азык-төлек китерелгән. Бу хакта шимбә көнне узган видеокиңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, быел көзге ярминкәләр 10 сентябрьдә башланып киткән. Эре шәһәрләрдән тыш, ярминкәләр Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Зәй,...

Республикада үтүче традицион көзге ярминкәләр вакытында сәүдә мәйданнарына 1 миллиард сумнан артык азык-төлек китерелгән. Бу хакта шимбә көнне узган видеокиңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, быел көзге ярминкәләр 10 сентябрьдә башланып киткән. Эре шәһәрләрдән тыш, ярминкәләр Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Чистай, Алабуга шәһәрләрендә үтә. Ярминкәләрдә барлыгы 242,8 миллион сумлык азык-төлек сатылган.

Шәһәр халкы ит, йомырка, сөт, ярма һәм башка товарларны кибетләрдәге сатып алу бәясеннән 30 процентка кадәр ким бәядән ала алалар.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярминкәләрдә катнашкан өчен рәхмәтен җиткерде. Ул әлеге чараның шәһәр халкы арасында бик популярлык алуын, кышка чагыштырмача арзан бәядән экологик чиста азык-төлек запасы булдыруларын билгеләп үтте.

Бөгелмәдә киләсе ярминкәләр 10 һәм 24 декабрьгә планлаштырылган.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: