Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә “Кызыл канәфер” хәйрия акциясе башланды

Ел саен Татарстан Республикасында «Кызыл канәфера» Бөтенроссия акциясе үткәрелә.

Бөгелмә муниципаль районында Хәтер һәм Дан елына багышланган масштаблы чара бүген үк старт ала һәм 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

"Кызыл КАНӘФЕР" һәлак булган геройларны искә алу һәм бүгенге көндә исән булган сугыш хәрәкәтләре ветераннарына рәхмәт белдерү символы. Акция символы булган значоклар сатудан кергән барлык акча Ватан өчен көрәшкән ветераннарга ярдәмгә тотыла. Бу значокны киемдә йөрткән һәркем: "Мин һәлак булган геройларны хәтерлим. Мин хәзер исән булган ветераннарга ярдәм итәм," – дип горурланып әйтә ала.

Шәһәрдә һәм районда «Кызыл канәфер» значокларын тарату белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре, шулай ук кибетләре шөгыльләнәчәк.

Әйтергә кирәк, акция нәтиҗәләре буенча 2018 елда 144 мең  407 сум акча җыелган, алар «Буыннар хәтере» фондына күчерелгән. Фондны финанслаганда, аерым алганда, Казан шәһәрендәге ветераннар госпиталенә 2 миллион 684 мең 300 сумлык медицина җиһазлары сатып алынды.

Безгә кушылыгыз бергә без бик күп ветераннарга ярдәм итәчәкбез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: