Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә күп кенә мәдәни мирас объектлары булган Муса Җәлил урамын төзекләндерәләр

Бөгелмәдә быел Муса Җәлил урамы янындагы территорияне реконструкцияләү бара.

Төзекләндерү уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында откан грант акчасына тормышка ашырыла.

Проект нигезендә, биредә өч метр киңлектәге тротуарлар барлыкка киләчәк, алар Ленин урамыннан яңа җәяү йөрү транзитын формалаштырачак. Ул барлык тематик зоналар аша узачак һәм Җәлил урамы белән Нефтьчеләр урамы киселешендә тәмамланачак. Алга таба әлеге җәяүлеләр маршрутын Хәким буасына кадәр дәвам итү күздә тотыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: