Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә - #КоррупцияЯпротив проектнын гамәлгә ашырып (+ФОТОЛАР)

Бөгелмәдә #КоррупцияЯпротив дип атала торган проектны гамәлгә ашыру йөзеннән оештырыла торган төрле чаралар дәвам итә. Шундыйларны Бөгелмә муниципаль районы Иреклеләр үсеше координацион үзәге әгъзалары да оештыра.

30 апрель көнне  Бөгелмә иреклеләре шәһәр урамнарына чыгып, узып баручылар арасында “Шәһәребездә коррупция дәрәҗәсен сез ничек бәялисез? Кайсы өлкәдә ул ныграк чагыла?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.

Респондентларның яртысыннан артыгы моңа кадәр әлеге проблема белән очрашырга туры килмәгәнлеген әйтте. Ә калганнары үз карашларын белдереп, “фикерләр мөнбәрендә” әйтәсе сүзләрен әйтеп калдырдылар.

Сораштыру уздырудан тыш, актив яшьләр “Коррупция турында ниләр белергә кирәк?” дигән язулар да тараттылар, анда “ышаныч телефоны” номерлары да күрсәтелгән иде. Әлеге телефонга шылтыратып, коррупциягә мөнәсәбәтле фактларны хәбәр итү генә түгел, ә үзен кызыксындырган сорауныф бирергә һәм аңа тәфсилле җавап ишетергә, кирәк очракта киңәшләшергә, консультация алырга да мөмкин.

Бер үк вакытта яшьләр, шәһәрдәшләребез белән аралашып, Бөгелмә турында да кызыклы мәгълүматлар белделәр. Людмила Клемина, мәсәлән, шәһәребезнең узган гасырдагы тормышы турында истәлекләр сөйләп, үзәк урамнар буйлап кыскача гына экскурсия уздырды, ул вакытта яшьләрнең нинди мәнфәгатьләр белән яшәгәнлеге турында сөйләде. 

***

4 май көнне, шулай ук #КоррупцияЯпротив проекты кысаларында, балалар китапханәсендә ришвәтчелек темасына багышланган махсус уен оештырылды. Анда шәһәребезнең 1нче урта мәктәбе, 14 нче татар гимназиясе укучылары һәм укытучылары, китапханә хезмәткәрләре катнашты.

Низаглы ситуацияләргә корылган уен дүрт өлештән тора иде: “Гомуми мәсьәләләр”, “Ребуслар”, “Әйеме, юкмы”, “Вәзгыять”. Командалар эшкә бик актив керештеләр һәм җитди карадылар: 21 тематик сорауга җавап бирделәр, ребусларны чиштеләр, тормышта очрап тора торган аерым хәлләрне анализлап, кайсыларында коррупция элементы бар, кайсысында юк икәнен күрсәттеләр. Ә соңгы биремдә уенда катнашучыларга аерым низаглы очракны сәхнәләштереп күрсәтергә тәкъдим ителгән иде.

Бу биремгә бәя биргәндә, жюри әгъзалары очракның тормышчан һәм чыннан да низаглы булуын да, рольләрне башкаручыларның артистлык осталыгын да исәпкә алдылар.

Гомуми нәтиҗәләр буенча 1нче урта мәктәпнең 8нче “А” сыйныфы укучылары җиңүче дип табылды. Командаларның барысы да Диплом һәм Грамоталар белән бүләкләнделәр. Очрашу кызыклы гына түгел, бик файдалы да булды.  

Наталья КУЛАГИНА,

Бөгелмә муниципаль районы Иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе.

Аля Заһидуллина һәм Анастасия Котлова фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: