Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә коронавирус, ОРВИ, пневмония белән авыручылар саны

Яңа коронавирус инфекциясе белән зарарланган кешеләр хастаханәгә урнаштырылды, ә контактлы затларның билгеле бер даирәсе медицина күзәтүе астында тора.

Бөгелмә муниципаль районына 190 доза вакцина кайткан. 65 кеше “COVID-19” авыруыннан прививка ясаткан инде. Тагын 485 кеше “Спутник V” вакцинасын ясатырга ризалык язган.  

Татарстан Республикасы “Роспотребнадзор” идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге биргән мәгълүматка караганда, 2021 елның 11–17 гыйнварында кискен респиратор вирус инфекциясен 276 кеше йоктырган, шул исәптән 18 яшькә кадәргеләр арасында – 108 бала. Кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыруның эпидемиологик бусагасы 36%ка кимрәк. Грипп белән авыручылар юк. Сырхауханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән авыруның 38 очрагы теркәлгән.

Узган атнада яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 4 очрагы ачыкланган. Барлык авырулар хастаханәдә дәвалана. Әлеге вакытта алар белән контактта булган кешеләр ачыклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: