Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә коронавирус, ОРВИ һәм хастаханәдән тыш пневмония

Мәгълүматлар узган атна өчен бирелде.

ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге хәбәр итә, Узган атнада Бөгелмә муниципаль районында яңа коронавирус инфекциясенең 2 очрагы теркәлгән.

Шулай ук бу чорда ОРВИның 153 очрагы теркәлгән, бу узган атна белән чагыштырганда 47,3%ка кимрәк. ОРВИ белән авыручылар күбесенчә балалар арасында теркәлә.

Хастаханәдән тыш пневмония буенча 62 очрак теркәлгән, бу узган атна белән чагыштырганда 10,7% ка күбрәк.

Билгеләп үтик, хәзерге вакытта гриппка каршы прививка ясау кампаниясе дәвам итә. Бүгенге көндә 16133 кешегә прививка ясатылган, бу планның 26,1% ын тәшкил итә. Шулардан 2085 бала һәм 14048 олы кешегә прививка ясалган.

Коронавирус йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча бердәм кайнар линия номеры 8-800-222-59-00 (көн саен 7.30 дан 20.00 гә кадәр) яки тәүлек буе (843) 231-20-70.

Фото: Бөгелмә муниципаль районы сайттан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: