Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә көндез кабат җылыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 10 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.


Республиканың күпчелек районнанрында кар ява, урыны белән буран чыгу ихтимал. Көнбатыш, көньяк-көнбатыш тарафтан искән җилнең секундына 16 метрга җитеп көчәюе фаразланыла. Татарстанда бүген көндезге һава температурасы - 1 градус җылы булачак.
Бөгелмәдә 1 градус салкыннан шулай ук 1 градуска кадәр җылы булуы вәгъдә ителә.
11 декабрьгә каршы төндә кайбер районнарда буран чыгачак. Һава температурасы 5 градуска кадәр түбән төшә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: