Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә көн уртасында явым-төшем күзәтелми

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 2 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.


Төнге сәгатьләрдә күзәтелгән кар, юеш кар һәм урыны белән буран иртәнге сәгатьләрдә дә кабатлана. Урыны белән карлы яңгыр яву ихтималы да бар. Көндез исә явым-төшем күзәтелми. Җил көньяктан исә, уртача тизлектә. Татарстанның барлык районнарында да һава температурасы бер дәрәҗәдә саклана - 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы.
Бөгелмәдә температура көндез -1, -3 градус, төнлә -5, -3 градус

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: